Авыл хуҗалыгы

Зәйдә урак 80 процент мәйданнарда тәмамланды

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, аграрийлар 105 мең тоннадан артык ашлык суктырган

Барлыгы 26500 гектарда бөртеклеләр урып-суктырылып амбарларга тапшырылды. Җыелган ашлык 105 мең  тоннаны тәшкил итә.

- Бер гектардан уңыш  уртача 40 центнерга якын. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим, моның өчен комбайнчыларыбыз сыйфатлы эшкә йөз тотып эшли, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Көзге чәчү 25 процентта башкарылды

Паралель төстә аграрийлар көзге чәчү эшләрен дә башкара. Инде 17600 гектарда чәчелергә тиешле көзге бодай 12700 гектарда башкарылган.

Чәчү эшләреннән бушаган тракторлар хәзер туфракны туңга эшкәртүгә җәлеп ителә. Бу эш 11 мең гектарда эшләнгән.


Нет комментариев