Яңалыклар

Зәйнең 2нче мәктәбенә 17 беренче сыйныф укучысы килде

2 нче мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 17 беренче сыйныф укучысы һәм бу уку елыда унберенчене  тәмамлаячак укучылар өчен бу бәйрәм аеруча үзенчәлекле булды. Беренче кыңгырауны чыңлату  хокукы унберенче сыйныф укучысы Эмиль Кармышевка һәм беренче сыйныф укучысы Дарья Кобелевага бирелде.

Яңа уку елын мәктәп яңа директор Айгөл Абдуллина белән каршылый. Линейкада изге теләкләр һәм музыкаль бүләкләр яңгырады. Беренчеләрнең, чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышлары аеруча күңелгә үтеп керерлек булды.


Нет комментариев