Каникуллар үтеп тә китте. Түбән Биш урта мәктәбендә 51 укучы парта артына утырды, шул исәптән беренче сыйныфка баручы дүрт бала
Тантаналы линейкага мәктәп укучылары, беренче сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар җыелды.
Мәктәп директоры Лариса Иванова һәм кунаклар: җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова, район авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек башлыгы Марсель Рәхмәтов тантанага җыелучыларны яңа уку елы белән котладылар, укучыларга тырышып укуларын, уңышлар теләделәр, укуның шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт икәнлеген билгеләп үттеләр.
Беренче сыйныф укучыларына Марсель Рәхмәтов – район башлыгы Разиф Кәримов, Алия Гыйльфанова авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырды.
Аннан дүрт беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлады. Алар укытучылары Ирина Мөхәммәтшина белән сыйныф бүлмәләренә уздылар.
Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев