Яңалыклар

Ринат Фәрдиев исемендәге паркны бергәләп камилләштерәбез

Зәй халкын Ринат Фәрдиев исемендәге парны төзекләндерү буенча сораштыруда катнашырга чакыралар

Зәйлеләрнең фикере эшләрнең дүртенче чираты концепциясен формалаштырырга ярдәм итәчәк — аны «Архитектурный десант» архитектура бюросы Татарстан Республикасының «Шәһәрләр үсеше институты» фонды белән берлектә әзерли.

Проектның төп игътибары — Карамалы елгасының яр буе сызыгы. Белгечләр халык өчен чыннан да кирәкле һәм уңайлы булган киңлек булдырырга омтылалар, шуңа күрә һәркемнең фикерен ишетү аеруча мөһим.

Паркта вакытыгызны гадәттә ничек үткәрүегез, анда нәрсәне кадерле дип санавыгыз һәм киләчәктә нинди үзгәрешләр күрергә теләвегез турында сөйләгез. Сезнең җавапларыгыз яраткан ял урынын тагын да уңайлырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.

Сораштыру бары тик берничә минут вакытыгызны алачак. Аны түбәндәге сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://forms.gle/LT6gcH5rR5ymGyZCA


Нет комментариев