Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтлек комплексында бадминтон буенча шәхси һәм команда беренчелеге ярышлары үтте
Ул “Сәламәтлек-2026” спартакиадасы кысаларында оештырылды. Ярышларда оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары катнашты.
Зәй районы авылларында спортны үз итәләр
Авыл җирлекләре арасында Якты Күл авылы командасы җиңү яулады. Икенчедә – Сәвәләй, өченчедә – Ал. Бистәсе. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Илья Петров (Сәвәләй) – беренче, Владислав Никитин (Якты Күл) - икенче, Владимир Антипов (Якты Күл) – өченче булдылар. Хатын-кызлардан Вика Уланова (Якты Күл) - беренче, Арина Деева (Якты Күл) – икенче, Алисә Сабаева (Сәвәләй) – өченче урын алдылар.
Предприятие-оешмаларда эшләүчеләр дә спортта актив
Командалар арасында грэслыларга тиңнәр булмады. Икенчедә – спорт идарәсе, өченчедә – “Техно” заводы. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Станислав Красин (ГРЭС) – беренче, Сергей Токарев (спорт идарәсе) – икенче, Виктор Трифонов (“Техно” заводы) – өченче. Хатын-кызлардан Айсылу Әхмәтшина (спорт идарәсе) – беренче, Галия Тумашева (ГРЭС) – икенче, Регина Волкова (ГРЭС) – өченче.
Нет комментариев