Якты Күл авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган
Яңалыклар

Якты Күл авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган

1 ноябрьдә Әлмәт — Яр Чаллы юлының Якты Күл авылы янында авария булган.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Лада Калина” руле артында 33 яшьлек ир-ат булган, ул Әлмәттән Яр Чаллыга таба хәрәкәт иткән. Йөртүче машина белән идарә итә алмыйча, кюветка төшкән, шуннан соң машина яна башланган. Гадәттән тыш хәлләр миниятрлыгы хезмәткәрләре тиз арада урынга килеп җитеп, янгынны сүндергән. Машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган.

  • Фото Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Нет комментариев