Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсе мәдәният йортында ачык ишекләр көне узды

2 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында истәлекле вакыйга — «Мәдәният йорты чакыра» дип исемләнгән ачык ишекләр көне булып узды

 

Иҗат бәйрәме мәдәният йорты диварлары эченә мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм сәнгатькә битараф булмаган кешеләрне җыйды. Кунаклар мәдәният йортының бай тормышы белән якыннан таныша алдылар: түгәрәкләр, һәвәскәрләр берләшмәләре һәм иҗат коллективларының эше турында белделәр, алдагы чаралар афишасы белән таныштылар.

фото мәдәният йортыннан, мәдәният йортында чарада
фото мәдәният йортыннан, мәдәният йортында чарада

Килүчеләрдә аеруча зур кызыксынуны үзләренә ошаган түгәрәкләргә шунда ук язылу мөмкинлеге уятты, Күпләр зур иҗади гаиләнең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар.

Фотолар мәдәният йортыннан


Нет комментариев