Зәйдә балаларны музыка сәнгатенә өйрәтүчеләр хөрмәтләнде
Яңалыклар

Зәйдә балаларны музыка сәнгатенә өйрәтүчеләр хөрмәтләнде

Зәйнең шәһәр балалар музыка мәктәбе педагогларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Музыка мәктәбенең 65 еллык юбилеена багышланган тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Хөкүмәтеннән Иван Гущин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев бүләкләр бирделәр.

ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медальле озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен педагог Люция Кадыйрова,  “ТРның  атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме Ирина Мартыновага тапшырылды. Люция Кадыйрова республиканың электрон Мактау тактасына кертелү турында таныклык та алды.

ТРның “Мәдәниятта уңышлар өчен” күкрәк билгеләре Дина Короновага, Лариса Герасимовага, Ирина Рыжовага, Зөлфия Селиверстовага бирелде. ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасын  Надежда Бурмистрова алды.

Шулай ук бертөркем педагоглар район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатларына лаек булдылар.


Нет комментариев