Зәй муниципаль районында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында актив эш дәвам итә, ул иҗтимагый киңлекләрне уңайлы һәм заманча итәргә ярдәм итә
Әлеге проект гамәлдә булган чорда Зәй шәһәрендә «Зәй» елгасы яры, «Энергетик» Мәдәният сарае алды мәйданы төзекләндерелде, яңа «Яшьләр» паркы төзелде. Ринат Фәрдиев исемендәге паркның 3 нче һәм 4 нче чиратларын төзекләндерү планлаштырыла.
Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге паркта яңартылган балалар уен комплексы ачылды. Хәзер Зәй балаларының резина өслекле, заманча, куркынычсыз һәм якты уен комплексы бар. Район җитәкчелеге һәм зәйлеләр төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Нет комментариев