Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган

24-30 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 89 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу,  кеше милкенә зыян салу кебек очраклар бар.

Бу чорда шәһәр-районда  10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.  

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның  78 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

30 августта Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында район эчке эшләр бүлеге составы җәмәгать тәртибен сакларга чыкты һәм бәйрәмне үткәргәндә хокук бозу очракларына юл куелмаган.


Нет комментариев