Сармашбаш егете Рәмзил Хөснетдинов Ватан алдында хәрби бурычын үтәп, туган авылына якыннары янына кайтты.
Аерылышулар авыр булса да, очрашулар бик күңелле. Армиядән солдат кайту - ул күрше-тирә, авылдашлар өчен дә зур сөенеч.
Егет Сармашбаш авылында туган, алтынчы сыйныфка кадәр әлеге авыл мәктәбендә укыган. Аннан татар гимназиясендә белем алып, Зәй политехника көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Армиягә киткәнче, эшләп алырга да өлгергән. Хәрби хезмәткә ул узган көзге чакырылышта 2025 елның 12 ноябрендә китә. Рәмзил хәрби бурычын Хабаровск краенда укчылар батальонында үтәде.
Бүгенге көндә күпме лачындай егетләребез махсус хәрби операциядә, чакырылыш буенча хәрби хезмәтне илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. Аларга туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар.
- Фотолар гаилә архивыннан.
Нет комментариев