18 ноябрьдә Зәй шәһәр суды исерек хәлдә үзенең 16 яшьлек улын үтерүгә керешкән ир-атка карата хөкем карары чыгарды.
Суд ир-атны үтерүгә омтылуда гаепле дип таныды һәм аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә 7 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләде.
Атаның баласына һөҗүме
Җинаять эшен тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның 25 июнендә иртән исерек әти кеше йоклап яткан улының йокы бүлмәсенә кергән һәм аның башына, җилкәсенә һәм ботына ике кухня пычагы белән күп тапкырлар кадаган. Яшүсмер, яшәү өчен көрәшкәндә, һөҗүм итүчене этеп җибәрә алган һәм канга баткан хәлдә урамга йөгереп чыккан.
Әтисе аның артыннан куа чыккан, ләкин улын куып җитә алмаган. Яшүсмернең гомерен юлда канга баткан егетне күреп туктаган очраклы машина йөртүчеләр коткарган һәм кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырткан. Соңрак суд-медицина экспертлары раслаганча, очраклы кешеләр оператив ярдәмне күрсәтмәгән булса, яшүсмер урында кан югалтудан үләргә мөмкин булган.
Суд карары
Судта гаепләнүче күрсәтмәләрен үзгәртергә тырышып караган, улын үзара конфликтлар өчен куркытырга теләдем, үтерергә уйламадым һәм аны урамда эзәрлекләмәдем, дип акланырга тырышкан. Әмма суд бу дәлилләрне ир-атның үз гаебен йомшарту омтылышы буларак кире каккан.
Гаепләнүченең башка балалары булуга һәм өлешчә үкенүенә карамастан, суд аны ирегеннән мәхрүм итеп кенә төзәтүгә тарту мөмкин дип саный. Үз балигъ булмаган баласына каршы җинаятьне суд авыр хәл буларак бәяләде һәм җиде елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары әлеге законлы көченә кермәгән.
- Фото шәһәр суды сайтыннан
Нет комментариев