Әлеге мәктәп коллективы өч ел инде махсус хәрби операция зонасына окоп шәмнәре ясый. Шул вакыт эчендә фронтка 6100 окоп шәме ясап озаттылар.
Ноябрь аенда Югары Мәлем мәктәбе яшьармиячеләре укытучылары Разин Абзалов җитәкчелегендә алгы сызыктагы сугышчыларыбыз өчен 138 окоп шәме әзерләделәр.
Ай саен Югары Мәлем мәктәбе коллективы махсус хәрби операция зонасына фронтта кирәкле әйберләрне җыеп, гуманитар ярдәм җибәрә.
“Һәр окоп шәме - безнең җылылыгыбызның, җиңүгә ышанычыбызның һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәтебезнең бер өлеше. Һәм бу эштә катнашы булган һәркемгә - педагогларга, әти-әниләргә, авылдашларыбызга һәм, әлбәттә, яшьармиячеләребезгә рәхмәт! Бергә без зур көч!” – ди мәктәп директоры Гөлназ Прохорова.
Салкыннар башланды, сугышчылардан окоп шәмнәренә заявкалар күп килә. Солдатларыбызга җылыныр, ризык җылытыр өчен кирәк ул окоп шәмнәре.
Мондый шәмнәр озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән тимер мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала.
-Окоп шәмнәре хәрбиләрне җылыта да, яктырта да. Мәктәбебездә окоп шәмнәре ясау эше бер дә тукталып тормый. Укучылар да, мәктәп коллективы да бу эшнең дәвамлы булуына үз өлешен кертә, - ди Гөлназ Прохорова
Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев