25 ноябрьдә Бура-Киртә авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бик матур чара узды.
Чара искиткеч җылы, матур зәвык белән оештырылган иде.
Баграж якларыннан килгән үзешчән егетләр Андрей Кузьмин белән Эдуард Белголовның һәр чыгышын зал алкышларга күмде. Алар җырлаганда Алексей Герасимов баянда уйнап торды. Бура-Киртә авылы сандугачы Рәфкать Сәгыйдуллинның моңлы җырлары, сәхнәләштерелгән скетч, шигырьләр кичәне бизәде. Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы чарага килгән әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
“Бу кичә безне елатты да, көлдерде дә, биеп тә алдык. Концертны оештыручы мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллинага, китапханәче Альбина Мөхәммәтшинага бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларны көтеп матур теләкләр белән аерылыштык”, - ди Җәннәт Гарифуллина.
Нет комментариев