Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зөлфия Мөбәрәк кызын күркәм юбилее белән котлыйлар

Бүген, 19 мартта Сармашбаш авылында яшәүче Зөлфия Мөбәрәк кызы Җамалиева 55 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Аны бергә эшләгән хезмәттәш апалары күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикли.

Зөлфия Сармашбашка Югары Мәлем авылыннан килен булып төште. Беренче көннәреннән үк авыл халкы белән дустанә аралашып үз кешегә әйләнде. Озак еллар без бергәләп ашлык саклау складында хезмәт куйдык, Зөлфия хисапчы эшен дә алып барды. Тормыш иптәше Нияз белән алар кайнатасы һәм кайнанасын яхшылап тәрбияләделәр, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алдылар. Ике кызлары да үзләре кебек тырыш, максатчан булып үсеп җитте. 
Зөлфия, сине туган көнең белән котлап, алгы көннәреңне саулык белән уздыруыңны телибез. Сер сыючан дус, акыллы киңәшче, өлкәннәргә хөрмәтле булуың өчен рәхмәт сиңа. Нияз белән бергәләп матур картлыкны каршыларга язсын сезгә.  
Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми һич!
Бәлки бу бер шаяртудыр
Зөлфиягә  илле биш?!
Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Язсын сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә!!!
Изге теләкләр белән бергә хезмәт куйган Сармашбаш апалары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев