Зөбәрҗәт туегыз белән тәбрик итәбез!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Васильевна белән Алексей Александрович Солдаевларның бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 55 ел тула.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сез бергә бәхетле гомер юлы узып, гаилә кыйммәтләрен саклап, аларның мөһимлеген без – балаларыгызга сеңдереп, үрнәк булып яшисез. Сезне чын күңелдән зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз! Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, борчулары да аз булмаган, әлбәттә. Ләкин сез бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезне кадерләп гомер итәсез. Без – балаларыгызга өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк дигән дөрес тәрбия биреп үстердегез. Хәзер оныкларыгызга да гаилә гореф-гадәтләрен тапшырасыз. Алга таба да сезгә 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, балаларыгыз һәм оныкларыгыз күңел җылысын тоеп яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, кадерлеләребез, безне сөендереп озак яшәгез.
Кадерле әтиебез һәм әниебез!
Илле биш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев