Зиннур Ганиевны юбилее белән котлыйлар
Мирный бистәсендә яшәүче Зиннур Даһиулла улы Ганиевка 2 июньдә 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, туганыбыз, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын, ихтирамын тоеп яшәвеңне телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озын гомер итәргә язсын.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Мәңге яшә авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
Иң изге теләкләр белән Фаиз-Роза, балаларың Венера-Радик, Венер-Гүзәл, оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев