Зичәбаш авылында яшәүче җырга-моңга гашыйк Раиса әбине 96 яше белән котладылар
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, автоклуб хезмәткәрләре тыл ветераны Раиса Кузнецованы котлар өчен Зичәбашка бардылар.
Раиса әби килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алды.
Петр Сергеевич ветеранны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлап, матур хезмәт һәм хөрмәтле гомер юлы узган ветеранга рәхмәтен, балалары, оныклары кочагында һәм тәрбиясендә матур гомер итүенә соклануын белдерде.
Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында тыл һәм сугыш ветераннарын хөрмәтләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ветеранны Дүрт-Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре дә котларга килде. Раиса апа кайчандыр әлеге клубта “Тугай” фольклор ансамблендә үзе дә җырлаган.

Мөлаем, ачык, күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкып торучы Раиса түтигә 96 яшь тулган дип кем әйтер?!. Көчле рухлы, уңган, җитез Раиса апа авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның.
1930 елның 1 мартында Зичәбаш авылында туа ул.
-Сугыш башлангач, безне үзебезнең көч җитә торган эшкә куша башладылар. Печән әйләндерергә, печән җыярга өйрәттеләр. Аннан уракка йөри башладык. Молотилкага көлтәләрне кисеп әзерләп тора идек. Безгә бик нык урман кисү эләкте. Үз авылыбызда да, күрше авылларда да кистек. Чана-арба тартып, ашлык ташыдык. Ашау юк инде, өс-баш бик начар. Икмәкне көздән элеваторга алып китәләр дә язын чәчү башлаганчы чана-арба белән ташый идек, - дип искә ала ул авыр елларны.
Раиса апага өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшләргә туры килә.
Сугыш беткән көн якты хатирә булып хәтерендә саклана аның.
-Көндезге вакыт иде. Урамда төркем-төркем халык. Кочаклашалар, елашалар, сөенәләр... – дип сөйли.
Гомер буе Раиса апа колхозда эшли. Җыр-моңга бик оста була. Түгәрәк уеннарның уртасында була ул. Сәхнәләргә дә менеп җырларга туры килә.

1950 елда алар Зичәбаш егете Василий белән гаилә коралар. Каенанасы белән 30 ел татулыкта бергә гомер итә алар. Гаиләдә биш бала – бер кыз, дүрт ул үсә. Кузнецовларның матур гаиләсендә тәрбияләнеп үскән биш бала да тормышта үз юлларын тапкан. Барысы да туган авылларында йорт җиткергәннәр. Хәзер инде алар үзләре оныклар үстерә. Василий дәдәй белән Раиса түти бергә озын матур 70 ел гомер кичерәләр. Җиде ел элек Василий дәдәй бакыйлыкка күчкән.
Кузнецовлар - бердәм, тату гаилә, бәйрәмнәрдә барысы бергә төп йортка әниләре янына җыелалар. Төп нигездә заманча итеп барлык уңайлыклары булган бик матур йорт җиткергәннәр.

«Раиса апа – мәдәният йортыбызда "Тугай" фольклор коллективының иң актив һәм беренче катнашучыларының берсе. Ул керәшен мәдәнияте белән бәйле аутентик материалның бәяләп бетергесез сакчысы булып тора. Аның башкаруындагы күпсанлы җырлар, такмакларны йола, гореф-гадәтләрне сәхнәләштергәндә файдаланбыз. Аның истәлекләреннән Зичәбаш авылында элекке Питрау бәйрәме торгызылды. Раиса Григорьевнага күзләр генә тимәсен, бар җире ялт иткән. Чисталыкны бик ярата ул. Әле тәмле итеп ашлар пешерә, телевизор карап, илдәге бөтен яңалыкларны белеп тора», — ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Раиса әби үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.
Фотолар Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев