Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зичәбаш авылында яшәүче җырга-моңга гашыйк Раиса әбине 95 яше белән котладылар

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, автоклуб хезмәткәрләре тыл ветераны Раиса Кузнецованы котлар өчен Зичәбашка бардылар.

Раиса әби килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алды.

Петр Сергеевич ветеранны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлап, матур хезмәт һәм хөрмәтле гомер юлы узган ветеранга рәхмәтен, балалары, оныклары кочагында һәм тәрбиясендә матур гомер итүенә соклануын белдерде.

Раиса апаның да балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Сугыш чоры баласы буларак, яшьтәшләре кебек ул да хезмәт юлын колхозда эшләп башлый.

-Эшне дә нык эшләдем. Җырларга, биергә дә оста булдым. Рая, син башла, син җиңел башлыйсың җырны дип әйтәләр иде, — дип искә ала ул үткәннәрен.

«Раиса Григорьевнага күзләр генә тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. 95 яшендә дә әле җырлар да җырлый, шигырьләр дә укый. Ялгызы гына яшәсә дә, бар җире ялт иткән. Чисталыкны яратуы күренеп тора. Әле тәмле итеп ашлар пешерә, телевизор карап, илдәге бөтен яңалыкларны белеп тора», — ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Раиса әби үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев