Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зәйнең тыл хезмәтчәне 99 яшен билгеләп үтте

27 мартта Мирный бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Мәрфуга Ибнеевага 99 яшь тулды.

Авырлыкларга карамастан, ул тормыш юлын зур рухи көч белән узган. Мәрфуга апа Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.

Аны бәйрәм белән «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская, китапханәче Эльвира Архипова, шулай ук 5нче мәктәп укучылары Ислам Кәримов һәм Илнур Биһтимеров котладылар.

Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның бүләген тапшырдылар. Кунаклар татар телендә шигырьләр укыдылар һәм бергәләп аның яраткан җырын башкардылар. Мәрфуга апа күз яшьләре аша игътибарлары һәм җылы сүзләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Фото: Гөлбану Галяминскаядан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев