Зәйнең тыл ветеранын 97 яше белән тәбрик иттеләр
13 гыйнварда Зәйдә гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Мария Корноуховага 97 яшь тулды.
Мария Степановнаны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре килде.
Мария Степановна гомер буе ГРЭСта чистарту корылмалары операторы булып хезмәт куйган. Аңа картлык көнендә ялгыз калырга туры килгән, балаларын югалту ачысын да кичергән.
Сергей Васильевич юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Разиф Кәримовның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре Мария апага музыкаль котлаулар бүләк иттеләр.
Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Фотолар шәһәр мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев