Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зәйнең акъәбисенә 100 яшь тулды

Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә яшәүче Рабига Гыйззәтуллина иртәдән котлаулар кабул итте. 15 сентябрь көнне аны һәркайсы 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Район җитәкчелеге дә бүләкләр белән килгән, изге теләкләрен җиткерде. 

-    Сез яшь буынга үзегезнең хезмәтегез, кылган гамәлләрегез һәм озын-озак гомер итүегез белән үрнәк. Якыннарыгызны сөендереп, сау һәм сәламәт булып яшәгез әле,- дип тәбрикләде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин. 

Рабига апа 45 ел Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге бакчада балалар тәрбияләгән. 75 яшенә кадәр шунда хезмәт куйган.  Бүгенге тәрбиячеләрнең остазы. Хәзер дә киңәш сорап аның янына киләләр. “Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова да юбилярны тәбрикләргә килде. Иңгә-иң куеп хезмәт иткән елларны, матур хатирәләрне искә төшерделәр. 
 

Рабига апа әле дә күзлексез гәҗит укый, көнозын радио тыңлый. Бакчада балаларга өйрәткән җырларны бүген дә хәтерли.  Ә озын гомерле булуның серен һәрвакыт хәрәкәттә булуда күрә. 

-    Балалар бакчасында сабыйлар белән ничек тик кенә утырасың инде, һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Алар белән бергә уйнадык та, йөгердек тә,  төрле темаларга  ачык дәресләр, чыгышлар әзерли идек. Бер төркемгә 35шәр бала җыелган чаклар да булды. Һәркайсына игътибарны, назны җәлләмәдек,- ди  Рабига Гыйззәтуллина. 

Якты йөзле, җор телле Рабига апаның гомер бәйрәме көнне генә түгел, һәрвакыт урыны түрдә. Бүген ул кызы  Кадрия Тучина тәрбиясендә гомер кичерә. 4 балага гомер биреп, хәзер 8 оныгы, 7 оныкчыгы шатлыкларына сөенеп яши бирә. 
Рабига Гыйззәтуллина кебек тормышның кадерен, һәр көннең ямен тоеп яшәүче йөзьяшәрләр күбрәк булсын дип телисе килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев