Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зәйдә тыл ветеранын 97 яше белән котладылар

20 февральдә Зәйдә гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Варвара Кузнецовага 97 яшь тулды.

Варвара Ивановнаны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре килде.

Варвара апаның  балачагы, үсмер чаклары бик авыр вакытларга  туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Ире белән дүрт бала үстерә алар. Бүгенге көндә ветеран балалары, 8 оныгы, 16 оныкчыгының игътибарын тоеп яши. 

Автоклуб хезмәткәрләре аңа музыкаль котлаулар бүләк иттеләр.

Варвара әби барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев