Зәйдә тыл ветеранын 95 яше белән котладылар
Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.
2 майда Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөнәздәһә Халикова 95 яшьлек юбилеен каршылады.
Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, автоклуб хезмәткәрләре, балалары, оныклары килделәр.
Мөнәздәһә апа тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Авыр хезмәт биографиясен дә бик кечкенә генә нечкәлекләре белән хәтерли ул. Петр Сергеевич юбилярга матур теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

“Сезгә без чын күңелдән хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - диде Петр Сергеевич.
Мөнәздәһә апа Сарман районының Игәнәбаш авылында туып үскән. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Балалар да өлкәннәр белән бергә колхоз эшендә була. Ә Җиңү көнен ачык хәтерли ул.
“Басу сөргән вакыт иде. Барча халык эшен ташлап, атларны ияртеп, авылга сугыштан кайтучыларны күрергә, каршы алырга ашыкты. Гармун тавышлары ишетелде. Һәр кешенең йөзендә шатлык иде. Ләкин бик күпләр әйләнеп кайтмады шул...” – дип искә ала ул.
Мөнәздәһә апа 1953 елда кияүгә чыга. Алар Әхәт бабай белән бер ул белән ике кыз үстереп, бәхетле тормыш итәләр. 1963 елда Зәй шәһәренә күчеп киләләр, монда алар икмәк кабул итү предприятиесендә эшлиләр.
Ветеран бүгенге көндә якыннары, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп имин гомер кичерә һәм башкаларга да матур тормыш тели.

Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев