Зәйдә фашист концлагере тоткыны булган Мария апаны юбилее белән котладылар
Бүген фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны Мария Винокуровага 95 яшь тулды.
Аны туган көне белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, автоклуб хезмәткәрләре килде.
Кунаклар ветеранга ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм игътибарын тоеп яшәвен теләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк тапшырдылар.
Мария Трофимовна – тормышта күп авырлыклар, кыенлыклар күрүенә карамастан, оптимист һәм киң күңелле кеше. Ул Зәйдә яшәүче кызы янына 10 ел элек Воронеж шәһәреннән күчеп килгән.
“Ветеран безнең белән күңелендә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты. Ул шигырьләр укырга ярата, хәтере дә яхшы”, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Мария апа әтисенең ничек фронтка киткәнен әле дә оныта алмый. Ул аның открыткасын – әнисен, абыйларын һәм ике яшьлек сеңлесен сакларга кушкан язуын хәтерли. Алар авылына немецлар басып кергәндә, Мария апага 13 яшь була. Өйләренә немецлар кергәч, барысы да әнисен кочаклап, кочагыннан җибәрми.
Мария Трофимовна юбилеенда котлауларны кабул итеп, барысына да тыныч күк йөзе теләде.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев