Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Зәй шәһәрендә яшәүче Алсу Талипованы якыннары юбилее белән тәбрикли

Зәй шәһәрендә яшәүче Алсу Исмәгыйль кызы Талипованың бүген матур юбилее.

Кадерле һәм яраткан тормыш иптәшем, сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Әти белән без — ике кызыгызны үстереп, тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Әниебез, әле дә безнең терәгебез, таянычыбыз син. Һәртөрле булышлыгың, төпле киңәшләрең, җылы сүзең, якты йөзең өчен сиңа чиксез рәхмәтлебез. Гомереңне китапханә эшенә багышлап, аны зур осталык белән башкардың. Кешелекле, ярдәмчел, һөнәреңнең остасы булу белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладың. Туган җанлы, гаилә җанлы да син, өебез һәрвакыт нурлы, ризыклы, аннан кеше өзелми. Әниебез, һәр көнгә куанып, имин-сихәт, бәхетле булып, әти белән тигезлектә, хәерле гомер ит. Балаларың һәм оныкларыңның бары уңышларына куанып, игелекләребезне күреп, туганнарның хөрмәтен тоеп гомер итәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән Алия-Илнур, Гөлназ-Илдар, оныкларың Әмилә, Сәминә, Иделия, Хәким. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев