Хөрмәтле туганыбызны юбилее белән тәбриклибез!
Чыбыклы авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле һәм зур хөрмәткә ия булган апабыз Сәкинә Гариф кызы Мөфтиевага 6 февральдә 85 яшь тула.
Сәкинә апа, сине олы юбилеең белән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш, хәерле озын гомер телибез. Син олы җанлы, киң күңелле кеше. Гомерең буе бары яхшылыкка омтылдың, һәркемгә ярдәмчел, игелекле, ихлас күңелле булдың. Без сиңа бик рәхмәтлебез.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Иң изге теләкләр белән Мөдәер-Ирина, Гомәр-Гөлшат, Әбүзәр-Мөнирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев