Хөрмәтле җитәкчебезне юбилее белән котлыйбыз!
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Миңнегали кызы Батршина 5 декабрьдә 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле житәкчебез Сәрия Миңнегалиевнаны чын күңелдән күркәм гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Сез — безне илһамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче кеше. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар телибез. Гаиләгезгә бәхетле, тигез тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар һәм оныклар бәхетен тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!
Кемдер котлый җитәкчесен
Котлау тиеш булган өчен.
Без котлыйбыз чын күңелдән
Кызганмаган өчен көчен.
Бар тырышлыгын бирә ул
Яхшы булсын дип һәркемгә;
Һәр кешенең күңеле тыныч,
Ышаныч бар килер көнгә.
Хәлебезгә керә белә,
Оештыра белә эшен.
Бөтен җирдә җитәкчеләр
Булса икән шундый кеше!
Сәламәтлек, тыныч тормыш —
Туган көнгә теләк сезгә.
Сездәй җитәкче белән
Эшләүләре рәхәт безгә.
Иң изге теләкләр белән үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев