Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебезне күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Үзенең бай табигате, гүзәл халкы белән аерылып торган Чыбыклы авылында туып-үскән Ләүхиҗә Мифтахетдин кызы Кәлимуллинага 28 ноябрьдә 85 яшь тула.

Иң җылы сүзләр —
әнкәй сүзләре,
Иң нурлы күзләр —
әнкәй күзләре.
Иң йомшак куллар,
әни, синеке,
Иң тугры йөрәк —
әниемнеке.
Үзенең бай табигате, гүзәл халкы белән аерылып торган Чыбыклы авылында туып-үскән Ләүхиҗә Мифтахетдин кызы Кәлимуллинага 28 ноябрьдә 85 яшь тула.
Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, яраткан әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә. Һәр көннең ямен, тәмен тоеп, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, имин тормышта яшәргә насыйп итсә иде Аллаһы Тәгаләбез. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булып, сау-сәламәт килеш, үз аякларыбызда йөреп, үз кулларыбыз белән эшләп, үз күзләребез белән күреп, үз акылыбызда булып, үз колакларыбыз белән ишетеп гомер итәргә насыйп бирсә иде я Раббым. Кадерлебез, гел шулай көләч, ягымлы бул. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, сөенеп һәм безне сөендереп, якыннарыңның шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле тыныч тормышта тигез яшәргә язсын. Сине Әниләр көне белән дә котлыйбыз. Без сине, әниебез, яратабыз!
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.
Дөньядагы иң изге теләкләр белән әтиебез,
балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.


Бу теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев