Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Хезмәт юлын балалар моңы бизи

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллинага – 50 яшь.

Зәебездә бик күп балаларның талантын ачып, аларга олы сәхнәгә күтәрелергә ярдәм иткән Әлфия Хәмис кызы турында зәйлеләр генә түгел, республикабызда да яхшы беләләр. Чөнки аның җитәкчелегендәге “Мирас”, “Азаль” балалар вокаль-хореография ансамбльләре рес-публикакүләмендәге фестиваль-конкурсларның даими җиңүчеләре булуы өстенә, Татарстан данын халыкара бәйгеләрдә дә уңышлы яклап киләләр. Берничә буын сәнгатькә тартылучы шәкертләре арасында нәкъ менә мәдәният-сәнгатьне, музыка белгечлеген сайлаучылар аз түгел. Араларыннан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов турында искәртү генә дә, остазның нәтиҗәле хезмәте турында сөйли.

“Әлфия Хәмисовна – мине музыка-җыр дөньясына керткән беренче укытучым. Зәйнең инде ничә буын талантлары аның ярдәмендә музыка юнәлеше нечкәлекләренә төшенә. Ул, мөгаен, республикабызда шәкертләре иң күпчелек процент музыка юнәлешен сайлаган остазларның берседер. Без – аның шәкертләре барыбыз да яраткан педагогыбызга җыр сәнгатенә төшендергән өчен генә түгел, чын тәрбия кылганы өчен дә рәхмәтлебез. Чөнки ансамбль белән еш кына чит шәһәрләр, чит илләрдә булырга туры килде, ул вакытларда Әлфия Вәлиуллина безнең икенче әниебезгә әверелде, мөстәкыйль тормышка өйрәтте. Киләчәктә дә аның шәкертләре уңышлары белән сөендерсеннәр, безнең күңелләргә салган мәхәббәт орлыклары аңа яшәү дәрте өстәсен, гомере буе аны озата барсын, нык сәламәтлек телим”, – ди остазы турында эстрада артисты.

Әлфия Галия апа һәм Хәмис абыйларның биш балалы ишле гаиләсендә төпчек кыз булып дөньяга килә. Чем кара күзле, чем кара чәчле кызчык, кечкенәдән музыка сәнгатенә тартылу сәбәпле, Юнысовларның кичләрен үзенең чыгышлары белән бизи торган була. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач музыкага тартылуы аны Чаллының сәнгать училищесына фортепиано бүлегенә алып килә. Анда һөнәри белем үзләштергәч, Казан педагогика институтының музыка факультетына укырга керә.

–Миңа уку йортларында үз һөнәрләренең чын осталары, белгәннәрен яшь буынга сеңдереп калырга тырышучы укытучылар туры килде. Мин моның белән бик бәхетле, чөнки бүгенге уңышларымда нәкъ менә шул педагогларның күңелемдә тирән эз калдырып, балаларны яратып эшләргә өйрәтүләренең җимешен тоям. Югары уку йортында укыганда вокал буенча безгә опера җырчысы Кашифә Баһаутдинова белем бирде. Мин бүген дә музыка сәнгатенә балаларны аның дәресләрен күздә тотып өйрәтәм, – дип искә ала Әлфия Хәмисовна үз остазларын.

Ә югары белем алып Зәйгә кайткач ул, җиң сызганып, “Октябрь” (хәзер “Энергетик”) Мәдәният сараенда эшли башлый. Ул вакытта бик популяр булган Хәтфир Җиһаншинның “Умырзая” җыр ансамбленә йөри.

Педагог буларак Әлфия Вәлиуллина үзе дә балалар җыр ансамблен булдыру турындагы хыялын тормышка ашырырга керешә. Параллель төстә татар гимназиясендә җыр дәресләре алып бару сәбәпле, ансамбльгә тәүге балаларны да нәкъ менә гимназия укучылары арасыннан сайлый. Башта ул аны “Йолдызкай” ансамбле дип атый. Ә инде эш шактый нәтиҗәле була башлауга, “Мирас” ансамбле дип атау идеясе туа.

Районкүләмендәге төрле чараларда матур чыгышлары белән күренүче балаларны республика иҗат бәйгеләрендә сынап карау теләге барлыкка килә. Шулай итеп, “Мирас” “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестиваленә юл ала, ә инде 2007 елда ансамбль фестивальнең иң югары бүләге – Гран-прига лаек була. “Мирас”та төп солист булган талантлы егет Айдар Сөләйманов белән вокал-солода да алар ныклап шөгыльләнә. Уңыш озак көттерми – Айдар 2009 елда, аерым башкаручы буларак, шулай ук Гран-при иясе була.

Әлфия Хәмисовна мираслыларга алмашлар әзерләү турында да уйлана, шул рәвешле “Азаль” ансамбле барлыкка килә. Әлеге иҗат коллективы исә – “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 2017 елгы Гран-при иясе. Быел инде “Мирас”ка – 25, “Азаль”гә 20 ел тула. Шушы дәвер эчендә әлеге ансамбльләр эчендә кайнаган йөзләгән бала инде башка юнәлешләрне сайласалар да, остазлары янына еш җыела. Чөнки алар бергәләп кайда гына чыгыш ясамаган да нинди генә илләрне күрмәгән! Әлфия Хәмис кызы мәктәбен узган һәр бала үзенең актив, күркәм балачагы өчен аңа рәхмәтле.

Ә Әлфия ханым үзе аның күңел халәте кушкан шөгыль белән мавыгуына рухи көч биреп торучы тормыш иптәше Юрийга рәхмәтле. Өч баланы да алар үзләре кебек тырыш, куйган максатка ирешергә өйрәтеп үстерәләр. Бүген инде ике онык тормышларын бизи.

Әлфия Вәлиуллинаның тырыш хезмәте һәрчак югары бәя алып килде. Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Президентының “Фидакарь хезмәт өчен” медале, ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, быел гына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” медале белән бүләкләнде. Шулай ук Кырым республикасы мәдәният министры Рәхмәт хатына ия. Гомумән, аның район, респуб-лика җитәкчелеге бүләкләрен, Россия бәйгеләрендә, халыкара конкурсларда ясаган чыгышлары өчен алган дипломнарын санап чыгу мөмкин түгел. Бу исә талантлы педагогның активлыгы, үз-үзен аямыйча хезмәт итүе турында сөйли.

Әле быел ул гүзәл затлардан тупланган “Яхшы кәеф” ансамбле дә оештырып җибәрде. Әлфия Хәмисовнаның энергиясенә сокланмый мөмкин түгел, аңа алга таба да сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев