Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Туңылҗа авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында яшәүче Зоя Николаевна Михайлованың бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее

...

Кадерле әниебез, әбиебез! Син олы йөрәкле, сөйкемле, мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Гомер буе терлекчелек тармагында эшләп, эшеңне намус белән башкарып, лаеклы ялга чыктың. Әбиебезне, әтиебезне тәрбияләп соңгы юлга озаттың. Без — 3 балаңны тәрбияләп үстереп, олы тормышка юл күрсәттең. Шулай ук 7 оныгыңа, 4 оныкчыгыңа яраткан әби, тормышта якты маяк син. Син булганга без бәхетле бу дөньяда! Син булганга туган нигезебезгә шатланып кайтабыз. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын әле. Гомер бәйрәмең белән котлап, тазалык, бәхет-шатлык телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.

Көз ае безнең өчен бәйрәмнәргә — туган көннәргә бай. 12 ноябрьдә энем Дмитрий Николаевич Михайловка 50 яшь тула.

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, ачык йөзле булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның игелекләрен генә күреп, Римма белән тигезлектә бәхетле гомер кичерүеңне телим.

Шулай ук улларым Андрей белән Алексей Суханаевларның да бу көннәрдә туган көн — юбилейлары. Улларым — минем газизләрем, башлаган эшегез һәрвакыт уң, баскан адымнарыгыз нык булсын. Алга таба да Ходай исәнлек-саулыгыгызны биреп, тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын.

Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Йөзләрегез һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшәгез!

Иң изге теләкләр белән кызың, апаң, әниегез Галина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев