Туган көнегез котлы булсын!
Перцовка бистәсендә яшәүче кадерле туганыбыз Луиза Җәмил кызы Мартемьянованың бүген гомер бәйрәме – туган көне.
Кыш кышлыгын иткәндә, җиргә ак түшәк–юрганнарын җәеп, кар-бураннары күмеп киткәндә, аклык тантанасы астында, кышларны матурлап, җылылык өстәп, җанга шау чәчәкле язлар кертеп, безнең якын туганыбыз, кояшыбыз Луиза туган.
Кадерлебез, күңелең дә синең кышлар кебек ак. Үзең шулкадәр ярдәмчел, юмартлыгың чиктән ашкан, син безнең иң яратканыбыз. Уңганлыгыңны әйткән дә юк, син белмәгән эш юк. Кемгәдер апа, кемгәдер сеңел булсаң да, безне–бар туганнарыңны җыеп торучы син, әниебездәй кадерле, өстәлләрегездә Сергей белән нинди генә сый-нигъмәт булмас, менә моны авыз иттеңме, дип кат-кат сыйлавың гына да ни тора! Синдә булган бездә дә бар. Ул телеңнең тәмлелеге, син – Ходай бүләге.
Луиза, син өйгә керсәң, кояш кала, күңел көне буена рәхәтлек ала. Дөньяны яратып яшәвең бар күркәм эш-гамәлеңә чыккан, йолдызлардан яктылык, ай-кояштан сөйкемлелек тарткан. Киләчәгегез тагын да матур булсын, иминлек һәм бөтенлек телибез. Әле озак-озак еллар бергә сәламәтлеккә туенып яшәргә дә яшәргә язсын. Гомеребез күңел бәйрәмнәреннән торсын, йөрәк бергәлектән яшәр көч алсын! Буыннар чылбыры дәвам итсен. Бәрәкәт иңсен, эзләгәнне табарга язсын. Гел шулай бар дөньяны бизәп, гөлчәчкә булып, канатланып яшә. Ак кышлар кебек ак бәхет-куанычлар насыйп булсын.
Сине яратып, хөрмәт итеп бар якыннарың, Мөсәгыйтовлар, Сәфәргалиевлар, Хәйретдиновлар гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев