Туган көнегез котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Ивановага 27 ноябрьдә 87 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Һәр көннең ямен, тәмен тоеп, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, имин тормышта яшәргә насыйп итсә иде Ходай. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле син. Гомер иткән дәвердә кайгы-хәсрәтләр дә күрергә туры килде. Авырлыкларны эш белән басып яшәдең. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әни, синнән дә нур бөркелә.
Без телибез сиңа кояш гомере,
Кояш кебек син дә бер генә!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Анастасия, киявең Кузьма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев