Туган көнегез белән тәбриклибез!
Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Маркеловна Ивановага бүген 85 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, без – балаларың, оныкларыңның игелеген генә күреп, сөенеч-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәргә язсын. Әле тагын күп еллар шулай безне туган йортыбызда каршы алып, озатып калып торсаң иде.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев