Туган көнегез белән тәбриклибез!
Бүген Дүрт-Мунча авылында яшәүче Гөлнара Миңнемөхәммәт кызы Салихова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Җирлегебезнең мәдәни тормышын Гөлнара Миңнемөхәммәтовнадан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул инде озак еллар авылның мәдәният йортын җитәкли. Аның кул астында үзешчән сәнгать осталарыбыз күп кенә район, республика күләмендәге бәйгеләрдә урыннар яулыйлар. Һәр төрле мәдәни чараларның уртасында да кайнарга өлгерә алар.
Хөрмәтле Гөлнара ханым!
Мәдәниятыбыз авылларыбызның яшәү асылын тәшкил итә, һәр җирлекнең милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый. Сез менә шул мәдәни мирасыбыз сагында торучы, үз иҗади хезмәтегезгә чын күңелдән бирелгән кеше. Бу өлкәдәге тырыш эшегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Сәламәт булыгыз, иҗадыгыз һәрчак ташып торсын, якыннарыгыз янәшәдә булсын. Юбилеегыз котлы булсын!
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Ихтирам белән авыл халкы исеменнән җирлек башлыгы Радик Ситдыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев