Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Семеновна Пукаевага 7 августта 65 яшь тулды.
Мария, сине матур бәйрәмең белән чын күңелемнән котлыйм. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булганың өчен сине хөрмәт итәм. Сиңа сабырлык, ныклы сәламәтлек телим. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы газиз улың – Михаилың исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын. Киләчәктә дә Алексеең белән тигез гомер итеп, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның шатлык-куанычларын, ихтирамын тоеп, ныклы сәламәтлектә, мул тормышта яшәргә язсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Мин телимен туган көнеңдә.
Изге теләкләр белән Гөлия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев