Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Туган көнегез котлы булсын!

Кадер авылында 60 ел элек дөньяга аваз салган, хәзерге вакытта туган авылында төп йортта гомер итүче якын дустыбыз Зөлфия Габделхак кызы Кашапованың 14 майда гомер бәйрәме – юбилее.

Туган көнең котлы булсын,
Бәхетеңә кырау төшмәсен.
Вак хәсрәтләр үтсен читтән генә,
Тормышыңны шатлык бизәсен.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге тормыш күгең,
Без калабыз шушы теләктә.

Дустыбыз Зөлфия, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иминлек, чиксез бәхетләр, озын гомер кичерүеңне телибез. Һәрчак шулай чибәр, сөйкемле булып кал дустыбыз. Сине яратабыз, хөрмәт итәбез.

Хөрмәт белән Кадер авылы кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев