Туган көнегез белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Петровна Григорьеваның 30 октябрьдә туган көне.
Кадерле, газиз кешебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз. Туган йортыбызны нурлы, матур итүче, һәрберебез ашкынып, сагынып кайтырлык җылы мохит тудыручы да син. Әтиебезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, кайгыртучан әни, ә оныкларыңа тәмле ризыклар пешерүче, сагынып көтеп алучы, йөрәк җылысын юмарт бирүче әбиләре. Гаиләбез учагы озак еллар барыбызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын. Әтиебез белән тигезлектә балалар-оныкларның шатлык-куа-нычларына күмелеп, тигезлектә, озын-озак елллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән балаларың
Евгений-Вероника, Петр-Татьяна, Александр,
оныкларың Ярослава, Глеб, Игнат, Злата, Настя.
Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Шулай ук 25 октябрьдә улыбыз Петрның да туган көне булды. Петр, без сиңа сәламәтлек, рух ныклыгы, аяз күк йөзе, ил-көннәрнең тынычланып, исән-сау безнең янга әйләнеп кайтуыңны телибез. Тормыш иптәшең Татьяна белән кызларыгыз-багалмаларыгызны тигезлектә, иминлектә үстерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев