Сөекле әтиләрен гомер бәйрәме белән тәбриклиләр
Кадер авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез Мәсләхетдин Баһаветдин улы Фәтхуллинга бүген - 11 февральдә 85 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың: ачык йөзле, олы йөрәкле, киң күңелле, юмарт кеше син. Һәрвакыт сабыр холыклы, игелекле, ярдәмчел һәм кешелекле булуың белән тирә-күршеләрнең генә түгел, гомумән авыл халкының ихтирамын яуладың. Йомыш төшеп килүчеләрнең һәркайсына ничек кенә булса да ярдәм итәргә тырышасың. Олы яшьтә булуыңа карамастан һаман да безнең тормышыбызны мул итү өчен тырышасың.
Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгең, һәрчак балкып торган йөзең, акыллы киңәшләрең, киң күңелең өчен. Киләчәктә дә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рух ныклыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әнкәй белән бер-берегезне саклап, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, без – балаларыгызны, онык, оныкчыкларыгызны сөендереп яшәргә язсын!
Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу - зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул
Син барыбызга кирәк.
Уфтанма син гомер уза диеп
Еллар бер дә зая узмаган.
Гомер үтә торсын әкрен генә
Сүрелмәсен бары дәрт-дәрман!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү – киленең, оныкларың һәм оныкчыгың исеменнән кызың Чулпан. Бу теләкләргә әниебез Мәүлидә дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев