Роза Хәйруллинаны юбилее белән котлыйлар
Яр Чаллы шәһәрендә туып, хәзерге вакытта Бура-Киртә авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Роза Равил кызы Хәйруллинаның 8 сентябрьдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Дустыбыз, юбилеең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел син, нинди генә эшкә тотынсаң да, бар эшкә кулың ята. Алдагы тормышыңда әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, туганнарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, тигезлектә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Бәйрәмең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән
Киләчәккә илтер гомер еллары.
Сине яратып, хөрмәт итеп Кадер авылы кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев