Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның әниләргә тәбрикләмәсе

Изге теләкләр юлланган котлау хатын тәкъдим итәбез.

Изге теләкләр юлланган котлау хатын тәкъдим итәбез.
«Без кайвакыт календарьда ни өчен теге яки бу бәйрәм көне барлыкка килүенә артык игътибар да биреп тормыйбыз. Ә менә кемнеңдер башына ноябрьнең бер көнен аналарны хөрмәтләүгә багышлау турындагы идея килү күңелләрне яктырта. Мин бу матур бәйрәмгә чын күңелдән шатмын, без адәм балалары һәрберебез әниләребез турында иң кадерле хисләрне күңел түрендә саклап, әниләр турында беркайчан да онытмыйбыз әлбәттә, әмма һәркем өчен иң кадерде булган кешесенә карата җылы сүзләрне җиткерү өчен аерым көн барлыкка килү бик мөһим. Безнең барыбызны да әниләребез иң яхшы, иң уңышлы, иң ягымлы, иң идеал кешеләр итеп тәрбияләргә тырышкан. Чынбарлыкта җәмгыятьтә төрле кешеләр булса да, ана кеше баласына бары иң-иңне тели, шулай итәргә омтыла, аналар шулай яратылган. Шуңа да мин бүген барлык аналарга Сез иң-иңнәр, иң яхшылар, дип әйтергә телим.
Әниләр! Бу дөньяда сезнең максатыгыз: җирдәге һәр кешене тагын да яхшырак итү. Нәкъ менә шуның өчен сез бар бу дөньяда, сез бу тормышны дәвам итәсез, шуңа күрә дә сез җир шарында — иң төп кешеләр. Бу сүзләрне әйткәндә, мин үз әниемне күз алдына китерәм, кызганыч, ул инде менә бер елдан артык минем янәшәмдә юк, әмма ул минем белән бергә озын, матур гомер кичерде һәм мин аңа бу тормыш өчен бик рәхмәтле!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев