Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Район башлыгына рәхмәт хисләре белән

Муниципаль район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовны юбилее белән котлап, җирлегебездәге экологик проблемаларны тиз арада, уңай хәл итүгә игътибарлы булуы өчен тирән рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Кешеләр сәламәтлеге район җитәкчесе өчен һәрчак беренче урында, шуңа да җитештерү предприятиеләре тарафыннан әйләнә-тирәгә чыгарылучы калдыкларны булдырмау проб-лемасын чишүгә Разиф Галиевич күп көч куйды, нәтиҗәсе дә күзгә күренә. «Техно» заводында махсус проект тормышка ашырылды, шикәр заводы яңача шикәр кайнату эшчәнлегенә кереште. Район территориясендәге урманнарның бөтенлеге, сусаклагычның чисталыгы да аның күз уңыннан китми. Ел саен шәһәр-район территориясен яшелләндерү максатында агачлар утырту акцияләрендә район башлыгы башлап йөри. Ул үз үрнәгендә яшь буынны әйләнә-тирә мохитебезне саклап, кадерләп яшәргә өнди.

Хөрмәтле Разиф Галиевич!

Сезгә алдагы көннәрдә дә тән саулыгы, рух көрлеге, киләчәктә әле күп кенә мөһим, социаль проектларның башында торып, яңа эшләргә стимуллаштыруыгызны телибез.

Хөрмәт белән ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлеге башлыгы Әдип Габдерәхимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев