Район башлыгы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрикли
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт – иминлек һәм тотрыклылык нигезе ул, нәкъ менә сез илнең азык-төлек иминлеген һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын тәэмин итәсез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә Зәй районы елдан-ел республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә алдынгы урыннарда тора.
Авыл хуҗалыгы хезмәте һәр чорда һәм һәркемгә иң кирәкле тармак булган, шулай булып кала да. Җиргә кайгыртучан караш, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсендә сез авыл хуҗалыгы сәнәгатен саклыйсыз һәм үстерәсез, тормыш нигезен, авыл җирлегендә яшәү традицияләренең буыннан-буынга күчүен тәэмин итәсез.
Районда гомуми тырышлык белән быел да мул иген үстерелде. Урып-җыю чорында катлаулы һава шартларына карамастан, бөртекле культуралардан яхшы уңыш алынды: барлыгы 31963 гектар мәйданнан 112511 тонна ашлык суктырылды, уңыш бер гектардан уртача 35,2 центнер тәшкил итте. Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, уңдырышлылык бер гектардан уртача 460 центнер чыга, моңа чөгендер үстерүчеләрнең зур хезмәте салынган.
Моннан тыш, механизаторлар 5 мең гектарга якын мәйдан биләгән көнбагыш һәм 2 мең гектардан артык мәйданда бөртеккә кукурузны җыю эшен дә алып бара.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык җитәрлек күләмдә әзерләнде. Терлекчеләребез үз хезмәтләренә зур җаваплылык белән карый. 51 фермер хуҗалыгы үсемлекчелектә һәм терлекчелектә үз эшчәнлеген нәтиҗәле алып бара, алар югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Район фермерларына авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим итү буенча атна саен уздырылучы ярминкәләрдә катнашулары, шәһәр халкын арзан бәядән ит, сөт, яшелчә һәм башка кирәкле продукция белән тәэмин итүләре өчен зур рәхмәт.
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең тотрыклы эшләве өчен дә зур рәхмәт. “Зәй шикәре” АҖендә җитештерелгән шикәр комы, башка продукциягә ихтыяҗ зур, “Зәй икмәк кабул итү пункты” АҖ, “Зәй элеваторы” ҖЧШендә безнең район кырларыннан гына түгел, күрше-тирә район кырларыннан җыелган бөртеклеләрне дә сыйфатлы саклауга, эшкәртүгә йөз тоталар.
Бу бәйрәм көнендә җир эшендә тырыш хезмәт куеп, маңгай тире тамган һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Эшкә бирелгәнлегегез һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган, хәзер яшь буынны тәрбияләүгә булышучы авыл хуҗалыгы ветераннарына хөрмәтебез чиксез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев