Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Озын гомер сере – тормышны яратуда

Түбән Пәнәче авылында игелекле гомер кичерүче Гөлсинә апа Әфләтуновага 95 яшь тулды.

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Гөлсинә әбине дә матур юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров, автоклуб хезмәткәрләре килде. 

Гөлсинә Мөхәммәтдин кызы 1930 елда Түбән Пәнәче авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтиләре Мөхәммәтдин абый сугышка киткәндә 4 бала, әнисе, сукыр бабасы кала. Сугыш башланган көннән алып өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли Гөлсинә апа.

 «Җәй көне кул белән чүп утый идек. Ашарга юк. Атлар да, үзебез дә ач. Октябрь аенда укырга барабыз. Өскә кияргә кием юк, аяк-куллар өши. Эшләп үстек, зарланмадык. Туйганчы ипи ашамаган көннәр бик күп булды. 43 яшендә әниебез дөнья куйды. Берсеннән-берсе кечкенә 6 бала калдык”, – дип искә ала үткән гомерен Гөлсинә апа.

Өлкән кешегә күп кирәкмени?! Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Гөлсинә апа кыш чыгарга Иске Зәйдә яшәүче кызына килгән. Ул  балалары белән үзен котларга килүче кунакларны яхшы кәеф белән шатланып каршы алды. Юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Шигырьләр сөйләп тә ул кунакларны шаккатырды. Авыр хезмәт   биографиясен дә бик кечкенә генә нечкәлекләре белән хәтерли. Петр Сергеевич Гөлсинә әбигә матур теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, муниципаль район  башлыгы Разиф Кәримов исеменнән  бүләк тапшырды.

фото авыл җирлегеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев