Олы юбилеегыз белән!
Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз Миңнебикә Миңнегәрәй кызы Борһановага 15 октябрьдә 70 яшь тула.
Гаиләбезнең якты кояшы, дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган газиз әниебезне һәм әбиебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Син киң күңелле, хезмәт сөючән, ягымлы, олы җанлы, ярдәмчел булуың белән безгә һәрвакыт үрнәк булдың. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Син кояшка тиң кешебез, әнкәй,
Яшәсәң дә үзең еракта,
Һаман синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, синнән дә нур бөркелә.
Без телибез сиңа кояш гомере,
Кояш кебек син дә бер генә!
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлнара, кияүвең Нияз, оныкларың Энҗе, Алмаз, Наил, Азалия, оныкчыкларың Зилә белән Ләйлә, кодагыйең Гөлнур .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев