Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Олы юбилеегыз белән!

Чыбыклы авылында туып үсеп, хәзерге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Әсхәт Ризатдин улы Биккининга 10 сентябрьдә 60 яшь тула.


Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Син олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып гомер кичерәсең. Киләчәктә дә яшәү дәртең бер дә кимемәсен, һәрчак безне шат күңелең, көләч йөзең белән сөендереп яшә. Көннәрең бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын, туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Саулыкта, муллыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде.
Туган көнең - юбилеең белән
Барыбыз да сине котлыйбыз.
Теләкләрнең бары изгеләрен
Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү, киленнәрең һәм оныкларың. 347.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев