Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Матур табигатьле Кәдек авылында туып үсеп, бүгенге көндә Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинага 15 ноябрьдә 85 яшь тула

...

Газиз апабыз, әниебез, әбиебез! Сине олы бәйрәмең белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Шатлыкларыбыз, кайгы-хәсрәтләребез дә уртак безнең, һәрвакыт сабыр, олы җанлы булып, барыбызны тигез яратып яши беләсең. Олы яшьтә булуыңа карамастан, бөтен җиреңне тәртиптә тотасың. Кышкы озын төннәрне без икәү үткәрәбез, рәхмәт апа, киң күңелең өчен. Ходай биргән гомерне сәламәтлектә, тынычлыкта, безнең һәм кызларыңның йөрәк җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.

Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.

Иң изге теләкләр белән Миргаяз-Зөлфирә, Котдус-Рәзинә, Сөббух-Нурия, Һидая, киявең, кызларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев