Матур юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сәвәләй авылында яшәүче Анна Михайловна Рябовага 24 июльдә 60 яшь тула.
Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Киң күңелле, эчкерсез, сабыр кеше син. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, тигез тормышта бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, матур бәхетле гомер итәргә насыйп булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Николай-Татиана, Мөдәер-Ирина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев