Матур юбилеегыз белән тәбриклибез!
Биектау районы Ташлы Кавал авылында туып үсеп, бүгенге көндә Өченче Бөгелдедә яшәүче Гүзәлия Нури кызы Шакирҗановага 27 августта 75 яшь тула.
Кадерле апабыз, сеңлебез, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кеше син. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – тормыш юлын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сәламәт булып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Кадерлебез, бөтен гомерең.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән Гөлнур апаң, Гөлсия апаң, Фәрит абыең-Фәридә җиңгәң, Гөлчәчәк сеңлең-киявең Фидаил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев