Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Матур юбилеегыз белән тәбриклибез!

Югары Мәлем авылында яшәүче Гүзәлия Зөфәр кызы Батькова бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Иң якын,  иң ягымлы, иң кадерле кешебез син безнең! Таянычыбыз, ышанычыбыз, туган йортыбызның җылысын кадерләп саклаучы да син. Матур, тату гаиләдә, ныклы нигездә ике бала үстек. Бүген әтиебез белән бергәләп оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласыз.  Алдагы көннәрдә дә матур бер гаилә булып, бер-беребезнең күңел яктылыгын һәм ихтирамын тоеп, имин тормышта гомер итәргә насыйп булсын. Сиңа хезмәтеңдә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Кояш кебек якты нур өләшеп,
Син бит безне назлап яшисең.
Олы җанлы, киң күңелле үзең,
Фәрештәгә тиңләр кеше син.
Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын һәрчак синең юлдашың.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Александр, балаларың Сергей, Наталья, киленең Юлия, киявең Иван, оныкларың Дарина, Егор, Милана,  Елизавета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев